Логотип
Хәбәрләр

Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачылачак

Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачарга планлаштыралар. Бу хакта Владивосток думасы депутаты Таһир Ибашевка сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Депутат бу хакта...

Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачарга планлаштыралар. Бу хакта Владивосток думасы депутаты Таһир Ибашевка сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Депутат бу хакта Сабан туенда әйткән. Ул милләттәшләрдән сирәк очрый торган борынгы әйберләрен булачак музей өчен тапшыруларын сорады.

“Бигрәк тә коллекция җыючылар өчен революциягә кадәрге көнкүреш кирәк-яраклары кызыклы. Күп кенә гаиләләрдә мондый әйберләр гаилә истәлеге буларак саклана торгандыр”, - диде ул.

Фото: Михаил Захаров/архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк