Логотип
Хәбәрләр

«Водяная» фильмы Татарстан Президенты бүлеп биргән акчаларны прокатта аклый алган

Алексей Барыкинның “Водяная” ("Су анасы") фильмы ике атна прокатта булып, 2 млннан артык акча эшләгән. Алексей Барыкин үзе хәбәр итүенчә, фильм моның белән кино төшерү өчен Татарстан Президенты биргән...

Алексей Барыкинның “Водяная” ("Су анасы") фильмы ике атна прокатта булып, 2 млннан артык акча эшләгән. Алексей Барыкин үзе хәбәр итүенчә, фильм моның белән кино төшерү өчен Татарстан Президенты биргән акчаларны аклый алган.

“Водяная”ның җыемнары 2 миллион сумнан артып китте. Бу Россия масштабларында бик тыйнак сумма, әмма Татарстан киносы өчен абсолют рекорд. Безнең өчен шушы сан әһәмиятле. Чөнки бу Президенттан бирелгән сумма иде. Без дәүләттән тотылганга караганда зуррак сумма җыя алдык”, - ди режиссер һәм продюсер.

“Водяная” фильмы Россия прокатына чыккан беренче Татарстан фильмы. Ул Каюм Насыйри әсәрләре буенча мәгърифәтченең туган ягында – Яшел Үзән районында төшерелгән. Фильмда Илдус Габдрахманов, Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша һәм башкалар уйный.

Режиссер һәм продюсер Алексей Барыкин фильмның гомуми бюджетын әйтми.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк