Логотип
Хәбәрләр

WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 170тән артык медицина белгече хезмәт күрсәтәчәк

Чемпионат объектларында медицина пунктлары, мобиль медицина бригадалары һәм ашыгыч ярдәм эшләячәк. Быел һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны медицина ярдәме...

Чемпионат объектларында медицина пунктлары, мобиль медицина бригадалары һәм ашыгыч ярдәм эшләячәк.

Быел һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны медицина ярдәме белән 170тән артык кеше тәэмин итәчәк.

Чемпионат объектларында 22 медицина пункты, 23 мобиль медицина бригадасы һәм 23 ашыгыч медицина ярдәме бригадасының эшләве планлаштырыла.

Медицина ярдәме күрсәтү «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, «Казан Арена» стадионында, WorldSkills авылында, шулай ук оешкан төркемнәрне комплектлау пунктларында оештырылачак.

Чемпионат объектларында Казандагы медицина оешмаларының чит телләрне белгән табиблары эшләячәк.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк