Логотип
Хәбәрләр

Яңа джип яисә фатир алып булмасмы дип сәхнәгә чыгучылар күп

Әдәби телдә сөйләшә белмәгән артист хөрмәткә лаеклы сәнгать кешесе түгел. Андыйларга сәхнәгә чыгарга ярамый, ди Татарстан Республикасының халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров. Күп җырчыларның...

Әдәби телдә сөйләшә белмәгән артист хөрмәткә лаеклы сәнгать кешесе түгел. Андыйларга сәхнәгә чыгарга ярамый, ди Татарстан Республикасының халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров. Күп җырчыларның халыкка хезмәт итим әле дип түгел, ә яңа машина, фатир алып булмасмы дип акча эшләү нияте белән генә сәхнәгә чыгулары хакында ачынып сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Хәзерге җырчыларның сәхнәдә матур әдәби телдә сөйләшмәүләре һәм сөйләшергә теләмәүләре эчне пошыра. Әлеге фикер белән Рәшит Сабиров үзе дә килешә. "Кайбер җырчылар сөйләмнәре белән үзләренең наданлыкларын, белемнәре аз икәнен генә күрсәтә. Кеше алдында теләсә нәрсә сөйләп, халыкка үзләрен ачып салалар," - дип тә өстәде.

- Рәшит абый әйтегез әле җырчылар, халык алдында чыгыш ясаучылар сәхнәдә матур әдәби телдә сөйләшә белергә тиешме?

- Сәхнә кешесе - артистмы, нәфис сүз остасымы, җырчымы, халык алдында, йөзәрләгән, меңәрләгән тамашачы алдында дөрес итеп әдәби телдә сөйләшергә тиеш. Сәнгать кешесе ул югары белемле булырга, үзенең сөйләшүе белән халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә сәхнә теле дигән фән бар. Әлеге фән сәхнәгә чыгачак артистларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә. Теләсә кем сәхнәгә чыгып, теләсә ничек сөйләшергә тиеш түгел, чөнки татар теленең закончалыклары бар. Ул кагыйдәләрне бозарга берәүнең дә хакы юк.

Әдәби телдә сөйләшә белмәгән артист, хөрмәткә лаеклы сәнгать кешесе түгел. Андыйларга сәхнәгә чыгарга ярамый. Халык бит сәхнәдә сөйләгән артистка иярә. Ул ничек сөйләшә, халык та шулай сөйләшергә тырыша.Тел буенча без халыкны тәрбияләүчеләр. Сәхнә бит өстә, ә халык аста. Артист өстә, ул трибунада. Халык аңа карап утыра. Шуңа күрә өстә булган кеше үзенең киеме белән дә, үз-үзен тотышы белән дә, сөйләме белән дә, дикциясе белән дә халыкка үрнәк күрсәтә.

- Дөрес сөйләшмәү элек тә бар идеме?

- Элек гастрольләргә барганда артистларны сәнгать советы карап чыгара иде. Әгәр дөрес сөйләмәсәң, алар сине сәхнәгә чыгармыйлар. Хәзер демократия, ирек дигән булып теләсә ничек сөйләшә башладылар. Телевидение, радиода да дөрес сөйләшмиләр хәтта. ДүшӘмбе, сишӘмбе, дип әйтә алар, басымны сүзнең уртасына ясыйлар. Ә бит татар телендә басым соңгы иҗеккә ясала -дүшәмбЕ, сишәмбЕ. Татарчаны чит телдә сөйләшә башладык түгелме? Мәдәният министрлыгы кичекмәстән сәнгатьне дөрес юнәлешкә салырга тиеш!

- Җырчыларның күбесе сәхнәдә урамда кебек сөйләшә. Бу тамашачыны хөрмәт итмәү, санга сукмаудан киләдер, бәлки?

- Бу тамашачыны, халкыбызны хөрмәт итмәү дә, ата-бабаларыбыздан, Тукайдан, Җәлилләрдән, Такташлардан килгән бөек телебезне хөрмәт итмәү дә. Ничек телим, шулай сөйләшәм. Хәер, җырчылар арасында сәхнәгә яңа джип машинасы, фатир алып булмас микән дип акча өчен генә чыгучылар бихисап күбәеп китте. Халыкка хезмәт итим әле, татарның матур телен, җырларын пропагандалыйм әле дип зур хыяллар белән янмый алар. Менә шундыйлар боза бүген сәхнәне. Дәвамын укыгыз...

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

Фото: Солтан Исхаков

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк