Яңа ел рухы бирүче «Ёлки» фильмы быел соңгы тапкыр күрсәтелә

Быел «Ёлки» фильмы тамашачыларга соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Бүген «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәгендә журналистлар ябык ишекләр артында «Ёлки Последние» фильмын беренчеләрдән булып карады. Премьераны фильмда сноубордист ролен уйнаучы Александр Головин тәкъдим итте.
Билгеле булганча, «Ёлки Последние» – һәр Яңа ел алдыннан экранга чыгучы «Ёлки»ның финал өлеше. Сигез кисәктән торган фильмга быелгысы нокта куя.
«Без әле үзебез дә «Ёлки»дан башка ничек яшәрбез – белмим. Әмма мин анда ел саен яратып төшә, соңыннан яратып карый идем», – диде Головин.
Актер сүзләренчә, әлегә аңа башка Яңа ел проектында катнашу тәкъдиме булмаган.
«Ёлки Последние» киң прокатка 27 декабрьдә чыгачак. СТС каналы аңа кадәр блокбастерның барлык өлешләрен күрсәтергә җыена.
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте