Логотип
Хәбәрләр

Яңа ел табынында иң зыянлы ризыклар

Яңа ел табынына өстәлләр ишелеп торырлык итеп ризык әзерләү — безнең ил халкының гадәте. Тик барысын да 1 гыйнварга ашап бетерергә димәгән. Организмыгызны кызганыгыз! Табында зыянлы ризыклар турында к...

Яңа ел табынына өстәлләр ишелеп торырлык итеп ризык әзерләү — безнең ил халкының гадәте. Тик барысын да 1 гыйнварга ашап бетерергә димәгән. Организмыгызны кызганыгыз! Табында зыянлы ризыклар турында киңәшләр. 

Мандарин. Бу җимештә С витамины күп, ул аеруча кыш көнендә файдалы. Тик аны аны десерт итеп ашарга ярамый. Табынга утыргач капкалап куярга кирәк. Мандаринны иттән соң ашарга ярамый. Алар эшкәртелми, эч күперә, сару кайный.

Тарталетка. Матур тарталеткалар табынны бизи. Тик мондый ризыкларны ашаганда эчегезгә күпме ризыкны тутырганны сизми каласыз. Өстәвенә аның камыры да майлы була. Ашказаны асты бизенә, үт куыгына зур көч китерәсез. Табында төп ризыкларны ашый башланганчы, тарталетка урынына сыр һәм чикләвекләр, уылдык ашап кую хәерле.

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк