Логотип
Хәбәрләр

Яңа ел ТНВда яңа сериалдан башлана

1 гыйнвар көнне “Яңа Гасыр” телеканалында “Җылы эзли җаннар” фильмы эфирга чыгар дип көтелә. Тамашачылар танылган артистлар белән бергә яңа йөзләрне дә күрә алачак. Бу хакта телеканалның матбугат хезм...

1 гыйнвар көнне “Яңа Гасыр” телеканалында “Җылы эзли җаннар” фильмы эфирга чыгар дип көтелә. Тамашачылар танылган артистлар белән бергә яңа йөзләрне дә күрә алачак. Бу хакта телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биш сериядән торган мелодраманың режиссеры – Нурания Җамали. “Безнең һәрберебез елның теләсә кайсы фасылында күңел җылысы эзли. Фильм да нәкъ шул хакта”, - ди ул.

Аның әйтүенчә, фильмны яшьләр сериалы дип атарга мөмкин. Сюжет үзәгендә – өч яшь парның язмышы, аларның үзара һәм өлкән буын белән мөнәсәбәте. Студент тормышы, мәхәббәт, ата-ана һәм балалар темасы – һәр тамашачы үз тормышына охшаш якларны күрә алачак, дип уйлый режиссер.

“Нигездә яшьләр уйнаса да, “Җылы эзли җаннар” фильмында танылган актерлар да катнаша. Алар арасында Әсхәт Хисмәт, Венера Шакирова бар. Яшьләребез дә оста уйный, ә бит күбесенең театраль белеме дә юк”, - ди Нурания Җамали.

“Җылы эзли җаннар” фильмының премьерасы 1 гыйнвар көнне 14:50 сәгатьтә ТНВ каналында булачак. Тамашачылар мелодраманың барлык сериалларын күрә алачак.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк