Логотип
Хәбәрләр

Яңа елда 4 кенә көн ял итәчәкбез?

Яңа ел яллары якынлаша башлауга халыкны ничә көн ял итү мәсьәләсе кызыксындыра. Быел Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары яңа ел ялларын кыскартырга тәкъдим итә. Бу юлы Дәүләт Думасында Яңа ел каникул...

Яңа ел яллары якынлаша башлауга халыкны ничә көн ял итү мәсьәләсе кызыксындыра. Быел Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары яңа ел ялларын кыскартырга тәкъдим итә.

Бу юлы Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларын 31нче декабрьдән алып 3нче гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итәләр. Ә калган көннәрне исә түләнә торган отпуск хисабыннан санаячаклар икән. 

– Теләге булганнар үз яңа ел каникулларын отпуск хисабына озынайта ала, Әгәр дә инде кешегә яллар озын кебек тоела икән, ул рәхәтләнеп эшкә чыга, – дип аңлаталар Дәүләт Думасы депутатлары.

Шулай булуга карамастан, әлегә бу бары тик тәкъдимнәр генә булып кала бирә. Закон буенча, 2020 нче елда россиялеләр  1 – 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк.

 

Автор: А.Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк