Логотип
Хәбәрләр

Яңа елга нинди чыршы сайларга?

Тотып һәм шакып карагыз: агач сайлау буенча белгеч киңәшләре Ботакларын кул белән тотып карагыз: алар эластик булырга һәм җиңел бөгелергә тиеш. Кәүсәсенә игътибар итегез: ул инәләр белән капланган б...

Тотып һәм шакып карагыз: агач сайлау буенча белгеч киңәшләре

Ботакларын кул белән тотып карагыз: алар эластик булырга һәм җиңел бөгелергә тиеш.

Кәүсәсенә игътибар итегез: ул инәләр белән капланган булырга тиеш.

Берничә ылысны кул белән уганда үзенә хас хуш ис чыгарга тиеш.

Кәүсәнең киселешенә игътибар итегез: әгәр киң кара каймасы бар икән, мондый агач озак сакланмаячак.

Кәүсә белән җиргә шакып карагыз: агачтагы ылыслар коелырга тиеш түгел.

«Кыш көне киселгән ылыслы агачларда күп төрле бөҗәкләр, үрмәкүчләр, талпаннар була, – дип сөйли биология фәннәре докторы, К.А. Тимирязев исемендәге Россия аграр университеты профессоры Зоя Николаева. – Бу бөҗәкләр кеше өчен куркыныч түгел. Чыршыны бөҗәкләрдән һәм тапланнардан арындыру өчен аны 3-4 сәгать ваннада тотарга кирәк. Кәүсәсенең аскы өлешен кайрыдан чистартырга һәм ванна өстендә агачны селкеп алырга кирәк. Соңыннан инде коелган бөҗәкләрне су белән юдырып төшерәсе генә кала».

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк