Логотип
Хәбәрләр

Яңа Җәмигъ мәчетенең гөмбәзен төзи башладылар

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзү эшләре дәвам итә. Күз алдында манаралар, гөмбәзләр калкып чыга, инженер челтәрләре үткәрелә, дип Россия Мөфтиләр Шурасы матбуг...

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзү эшләре дәвам итә. Күз алдында манаралар, гөмбәзләр калкып чыга, инженер челтәрләре үткәрелә, дип Россия Мөфтиләр Шурасы матбугат хезмәте Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәкләштерелгән дини оешмасына сылтама белән хәбәр итә.

Бинаның түбәсенә эшчеләр чирәп ябарга кереште. Шуннан соң мәчетнең алгы ягын тышлаячаклар, бинаның эчендә бизәкләү эшләре башкарылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк