Логотип
Хәбәрләр

Яңа пляж ачылачак

(Чаллы, 26 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Чаллы шәһәрендә коену урыннары артачак. Бу мәсьәләне шәһәр башкарма комитетында тикшерделәр, дип яза җирле басма. Кече суднолар буенча дәүләт и...

(Чаллы, 26 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Быел Чаллы шәһәрендә коену урыннары артачак. Бу мәсьәләне шәһәр башкарма комитетында тикшерделәр, дип яза җирле басма.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең инспекторлар бүлеге башлыгы Әбүзәр Нугуманов әйтүенчә, Чаллы халкы 4 пляжда ял итә алачак. Бу Табеев исемендәге Яр буендагы, "Урман әкияте" ял базасындагы, "Дубки" һәм "Радуга" сәламәтләндерү комплексындагы кызыну һәм коену урыннары. Моннан тыш, Мәләкс елгасы буендагы "Үзәк" урам тукталышындагы яңа пляжны канунлаштырасы бар.

"Бүгенге көндә анда барлык шартлар тудырылган: йөзү зонасы чикләнгән, елга төбе водолазлар ярдәмендә чистартылган. Пляжны бары исәпкә алырга кирәк", – ди Әбүзәр әфәнде. Моның өчен тиешле документларны рәсмиләштерерү мөһим. Белгечләр әйтүенчә, биредә суның сыйфаты санитар нормаларга туры килә. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин бу объектны рәсмиләштерү эшенә керешергә кушты.

Шәһәрдә санкцияләнмәгән 10 пляж бар икән. Алар арасындагы иң куркынычы "Навигатор" көймә станциясе янындагысы. "Урын яхшы. Җәй көне анда бик күп кеше ял итә. Бу территорияне тәртипкә китерү турында да уйларга кирәк. Шәһәр зур. Халыкка ял итү зонасын зурайту зарур", – ди башкарма комитет җитәкчесе дә.

11-28 майда барлык пляжлар һәм көймә станцияләренең коену сезонына әзерлеге тикшерелә. Бу урыннарны балалар мәйданчыклары, азык-төлек сату пунктлары белән җиһазлау турында да сүз булды. Спиртлы эчемлекләр сату тыела.

6нчы Эзләү-сак зона отряды башлыгы Фәнис Хаттапов пляжларда эшләүчеләрнең санын арттырырга тәкъдим итте. Узган ел елга буйларында 12 кеше генә эшләгән. "Су объектларын тиешле контрольдә тоту өчен кешеләр саны күбрәк кирәк", – диде ул. Әмма бирегә эшкә килергә теләүчеләр юк икән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк