Логотип
Хәбәрләр

Яңа ел: ничек "исән" калырга?

Бу яңа ел бәйрәме сезнең өчен соңгысы булмасын.

31 декабрьдән барлык россиялеләр өчен традицион 10 көнлек яллар башлана. Гадәттә, бу чор гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм табиблар өчен бик катлаулы чорга әверелә. Яңа ел каникуллары вакытында имгәнү, аяк-куллар сыну, пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында күзләргә зыян килү, төрле дәрәҗәдә пешүләр, һәм, әлбәттә, алкоголь — контрафакт белән агулану очраклары арта.

 Бәйрәм – ашау өчен генә түгел. Яңа ел узачак, ә организм үзенекен эшли.  Шуңа күрә ашауга артык игътибар бирмәү сорала. Иң мөһиме -  җиңел генә кичке аш, табиблар курантлар сугу белән ашауга тотынырга киңәш итми. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-токсикологы Алия Насыйбуллина  сүзләренә караганда, беренче пациентлар Яңа ел корпоративлары башлану белән күренә башлаган. Бүген токсикология бүлеге  шыгрым тулы. Ул спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартырга киңәш итә.

Телевизорны да күп карау киңәш ителми. Гаджетларны, бигрәк тә балалар өчен, уку, уеннар һәм иҗади дәресләр белән алмаштыру үзегезгә дә күңеллерәк булачак. Саф һавадан күбрәк булыгыз — чаңгыда йөрү, тимераякта яки чанада шуу киңәш ителә.

Куркынычсызлык техникасы  мөһимлеген дә искә төшерә табиблар. Пиротехника-салютлар,  бенгаль утлары кулланганда игътибарлы булуыгыз сорала. Бу очракта иң күп зыян күрүче орган – күзләр, шартлаткычлар кулланып гомерлек яра алырга мөмкин. Күзләрне шампан шәрабы бөкесеннән дә саклагыз, диләр.

Яңа ел яллары - травмпунктлар өчен иң кызу чор. Бозлавыкта сак булырга, ә шугалакта исә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга. Саклагыч җайланмалар кияргә яки инструкторга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Тау чаңгысы базаларында бигрәк тә саклык сорала.

Иң мөһиме - бу яңа ел бәйрәме сезнең өчен соңгысы булмасын.

Фото: ял

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк