Логотип
Хәбәрләр

Яңа ел төнендә урамда нинди чаралар көтелә?

Урамда да төрле чаралар узачак!

Салатлардан һәм «Голубой огонек»тан туйган кешеләр өчен 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга кадәр «Черек күл» паркында бәйрәм программасы – тимераякта массакүләм шуулар һәм концерт оештырылачак. Сәхнә шугалак уртасына ук куелган, анда артистлар чыгыш ясаячак, ә төн уртасында зур экраннарда Россия һәм Татарстан президентларының мөрәҗәгатьләре трансляцияләнәчәк. Яңа ел төнендә конькиларны прокатка сәгать 2:00 гә кадәр алырга мөмкин булачак, ә программа үзе сәгать 3:00 кә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук Россия Президенты котлавын ишетергә, биергә һәм бәйрәмнең сихри тылсымын якын кешеләр белән Касә янында урнашкан үзәк чыршы янында бүлешергә мөмкин булачак. Яңа ел шлягерларын һәм популяр көйләрне «Казан» гаилә үзәге янында казанлылар белән бергә бәйрәм хедлайнерлары – «Хитобои» төркеме һәм «Веселые Волгари» ансамбле башкарачак. Программа 1-нче гыйнвар көнне 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк