Логотип
Хәбәрләр

Якын кешем югалды...

Якын кешегез югалды: кисәк кенә элемтәгә чыгудан туктады, кайда икәнен билгесез... Нәрсә эшләргә? Полициягә мөрәҗәгать итү өчен өч тәүлек көтәргә кирәкме? Урманда, шәһәрдә яки сәүдә үзәгендә баласы юг...

Якын кешегез югалды: кисәк кенә элемтәгә чыгудан туктады, кайда икәнен билгесез... Нәрсә эшләргә? Полициягә мөрәҗәгать итү өчен өч тәүлек көтәргә кирәкме? Урманда, шәһәрдә яки сәүдә үзәгендә баласы югалган әти-әниләргә беренче чиратта нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сорауларга җавап “Татар-информ” репортажында. 

Полициягә мөрәҗәгать итү

2018 елда Татарстан полициясенә кешеләр югалу белән бәйле дүрт меңгә якын мрөәҗәгать килгән. Әмма шушы кадәр кешене полицияне эзли дип уйларга кирәкми. Күпчелек “югалучылар” үзләре кайта яисә аларны туганнары һәм полицейскийлар беренче сәгатьтләрдә, беренче тәүлектә үк таба.

Узган елда барлык мөрәҗәгатьләрнең 366 очрагы хәбәрсез югалганнарны эзләү эше белән бәйле булган

Әгәр кеше кинәт юкка чыга һәм туганнарында нәрсәдер булган дигән шик бар икән, алар өч сәгать узганнан соң полициягә гариза яза ала. Шулай ук 02 номеры буенча да шалтыратырга була. Балигъ булмаган балалар очрагында шундук мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр әти-әниләр баласы болай гына югала алмый дип уйлый икән, алар шундук полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эзләү эшләре тиз арада башланачак”, - дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе өлкән оперуполномоченный хезмәткәре Гөлнара Әхмәтова.

Дәвамын интертаттан укыгыз

Укырга: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк