Логотип
Хәбәрләр

«Ялгыз калган аккош кебек»

Күптән түгел Әнвәр Нургалиев әтисе белән инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырган. 

Күптән түгел Әнвәр Нургалиев әтисе белән инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырган. Биредә җырчының әтисе баянда уйный. 

«Әти баянын сагынган, бармаклары бик йөрмәсә дә, көен чыгара. Моң-сагыш көйләрендә! Әй, шатланды инде баянына!» – дигән ул. Әнвәр Нургалиев үзе дә баянга кушылып җырлый. 

Әлеге видео укучылырының күңеленә хуш килгән. Видеоязма астында комментарийлар пәйда булды. «Үзе уйный, күңеле елый, чөнки ялгыз аккош кебек ул. Таза үтсен карт көне», «Бәгырькәем, тырышып утыра бит! Күзләрдән яшьләр чыкты», «Әтиегезгә сәламәтлек телибез. Әниегезне бик сагына, күзләре моңсу», дип фикере белән уртаклаштылар инстачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк