Ялларны озайтыргамы, юкмы?

Пандемия шартларында Яңа ел каникулларын озайтырга кирәкми, чөнки бу очракта гражданнар ял көннәренең озынлыгыннан бик тиз файдаланып, чит илләргә чыгачак. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Леонов сүзләренчә, бу эпидемиологик хәлгә тискәре йогынты ясаячак. Әгәр россиялеләр чит ил курортларына барса, алар Россиягә вирусның яңа штаммын алып кайтырга мөмкин, диде Леонов һәм  өйдә калырга яки табигатькә чыгарга киңәш итте. Димәк, дуслар, каникулның соңгы берничә көне калды, аннары эшкә! Сезнең өчен күпме ул яки азмы 10 көн ял?

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
613
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы