Ялсыз эшләсәң, ике тапкыр күбрәк түлиләр!

Россиядә Яңа ел каникулында коронавируслы пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр икеләтә арттырыла.

«Ял көннәрендә эшли торган һәр медицина хезмәткәренә түләүләр икеләтелгән тариф буенча исәпләнәчәк», — диде «Россия-1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» тапшыруында Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Россия Финанслар министрлыгында бу максатларга акча билгеләнгән булуын расладылар.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, «кызыл зона»да эшләүчеләр түләүләрне киләсе ел азагына кадәр алачак дип хәбәр итә татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
434
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы