Логотип
Хәбәрләр

«Ярата идем, шул ук вакытта күрә алмый идем»

«Ел саен авыл инкубаторыннан әни белән әти зарплата хисабына каз бәпкәләре ала. Кайбер елны 20не, ә кайбер елны 30ны алалар. Балачагымның иң зур кайгысы шул. Таңнан шул бәпкәләрне куып төшеп китә идем...

«Ел саен авыл инкубаторыннан әни белән әти зарплата хисабына каз бәпкәләре ала. Кайбер елны 20не, ә кайбер елны 30ны алалар. Балачагымның иң зур кайгысы шул. Таңнан шул бәпкәләрне куып төшеп китә идем, кичкә кадәр шунда. Шундый нык уйныйсы килә, кешеләр күбрәк булган җирдә утырасы килә... Кыскасы, бик күңелсез иде.

Мин бәпкәләргә җырлап та ала идем, биеп тә ала идем, ярата идем, шул ук вакытта күрә алмый идем.

Бөтен яшьтәшьләрем рәхәтләнеп уйнап йөри, ә мин шул пи-пи килгән каз бәпкәләренә карап утырам. 

Иң бәхетне минутларым ‒ аяз күкне болыт капласа. Болытлар 10 км ераклыкта урнашкан Ак Бүре авылы өстендә күренсә дә, бәпкәләрне куалап өйгә кайтып керәм. Иии, сорыйм Ходайдан, җил генә борылмаса ярар иде, дип. Җил борылмый иде. Яңгыр ишеп ява, ә мин бәхетле. Бәлки шуңадыр, мин яңгырны бик яратам. Әле дә рәхәтләнеп тәрәздән күзне алмый яңгыр күзәтәм.

Ә каз бәпкәләрен ел саен 4-5ен мин йоклап киткән арада карга эләктереп китә. Берничәсе йомшаграк була иде, яталар да үләләр. Берсен я сыер, я үгез таптый, әтәч чукый. Ел саен сентябрь аена 4 бәпкә кала. Нишлим инде, дүрттән артмый да, кимеми дә», дип язган инстаграмында җырчы Иркә.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ел саен авылнын инкубаторыннан эни бн эти зарплата хисабына, каз бэпкэлэре ала..кайбер елны 20 не алалар,э кайбер елны 30 ны алалар...Балачагымнын иииин зуур кайгысы шул..Таннан шул бэпкэлэрне куып тошеп китэ идем чупрэк тау астына,кичкээ кадэр шуунда.. Шуундый нык уйныйсы килэ,кешелэр кубрэк булган жирдэ утырасы килэ,кыскасы биик кунелсез иде,мин бэпкэлэргэ жырлып та ала идем,биеп тэ ала идем,ярата идем,шул ук вакытта курэ алмый идем.. Ботен яшьтэшлэрем рэхэтлэнеп уйнап йори э мин шул пи-пи килгэн каз бэпеэлэренэ карап утырам...Ииин бэхетле минутларым,аяз кукне болыт капласа.Болытлар 10км ераклыкта урнашкан Ак Буре авылы остендэ куренсэдэ,дуфкумга бэпкэлэрнен артыннан куалап ойгэ кайтып керэм...иии сорыйм инде ходайдан,жил генэ борылмасаа ярар иде дип...Жил борылмый иде..Янгыр ишеп ява,э мин бэхетле...Бэлки шунадыр да мин янгырны бииик яратам,Эле дэ рэхэтлэнеп тэрэздэн кузне алмый янгыр кузэтээм... Э каз бэпкэлэрен ел саен стабильна 4-5 сен мин йоклап киткэн моментларда карга элэктереп китэ,бер ничэсе йомшагырак була инде анын арасында,просто ята да улэ иде,берсен я сыер я угез таптый,этэч тэ хэйрэн гына характерлы иде ул чукый берэрсен...Ел саен Сентябрь аена 4 бэпкэ кала..?‍♀️нишлим инде,4 тэн артмый да кимеми дэ ..4 БЭПКЭ... (Кулмэгемэ бэйлэнэсе тугел,бик яратам бу кулмэгемне)Рэхмэт ❤️?

Публикация от Иркә (@irke_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк