Логотип
Хәбәрләр

«Яратылмый калган ярлар»

Кызганыч, Бөек Ватан сугышының фаҗигасе бер генә йортны да читләтеп үтмәгән... Якыннарыннан мәхрүм калган, әле тормышны да күрмәгән бер гаепсез сабыйлар ач-ялангач килеш яшәү белән үлем арасында көн к...

Кызганыч, Бөек Ватан сугышының фаҗигасе бер генә йортны да читләтеп үтмәгән... Якыннарыннан мәхрүм калган, әле тормышны да күрмәгән бер гаепсез сабыйлар ач-ялангач килеш яшәү белән үлем арасында көн күрергә мәҗбүр булган. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, яшәү өметен югалтмаган татар хатыны язмышын сурәтләгән Б.Сәләховның «Яратылмый калган ярлар» драмасын караганда ирексездән күзгә яшьләр тула. Ни өчен язмыш шулкадәр гаделсез һәм ни өчен бу заманда кеше гомере тиенгә дә тормаган?..Әй син, заман!..

Кичә К.Тинчурин исемендәге IX Халыкара Милли драматургия театр фестиваленең икенче көне иде. К.Тинчурин театры сәхнәсендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры чыгыш ясады. Спектакльдән соң Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова Чаллы театры труппасын фестивальдә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады һәм театр җитәкчелегенә «Бәллүр Кәрим» сыны белән рәхмәт хаты тапшырды.

Бүген IX Халыкара Милли драматургия театр фестивале кысаларында М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры куелышында «Эренер» (Я.Майоров-Шкетан) спектакле булачак.

Мәкалә һәм фото авторы: Алсу Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк