Логотип
Хәбәрләр

Ярдәм итик Зөлфирә апага!

Кайгы кем ишеген шакыячагын беркем белми шул... Җырчы Азат Фазлыев өчен дә ул көтмәгәндә килде. Әмма алты ел элек килгән сынау - әнисе Зөлфирә апага куйган яман чир диагнозын алар җиңгәннәр иде кебек...


Кайгы кем ишеген шакыячагын беркем белми шул... Җырчы Азат Фазлыев өчен дә ул көтмәгәндә килде. Әмма алты ел элек килгән сынау - әнисе Зөлфирә апага куйган яман чир диагнозын алар җиңгәннәр иде кебек лә соң... Әмма исеме шундый ук яман-мәкерле авыру быел тагын башын күтәрде. Фазлыевлар иңенә тагын зур сынау - Әниләрен саклап калу бурычы килеп басты. Азат белән кайчан сөйләшмә, нинди дә булса кредит алган чорына туры киләсең - тегеннән 500 мең, моннан 300 меңгә өметләнеп чаба ул. Ир буларак, сыгылып төшмәскә, әнисенең хәлен җиңеләйтергә өметләнә. Күптән түгел Зөлфирә апа Израильгә дә барып кайтты, өмет өстәлде шикелле. Ә хәзер вакыт көнләп түгел, сәгатьләп җанны сыный: Зөлфирә апаның гомерен саклап калу өчен 10 млн сумнан артык акча кирәк. Битараф булмыйк әле? Әнә, оныгы урамга уенчыкларын алып чыгып тезеп, әтисе кайтуына сату итеп тора ди. Уенчыкларымны саткан акчама дәүәниемне терелтәчәкмен мин, диеп, яшьле күзләрен куртка җиңенә сөртә ул... Азатның Сберкарта онлайн: 89274239767
                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк