Ясалма матур, шәрә һәм башкалар...
Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмын карап-күзәтеп баручылар белә - Ландыш һәр комментарийга матур итеп җавап кайтара белә. Әмма безнең халык зерә талантлы - алар тик торган телеграф баганасының да нер...
Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмын карап-күзәтеп баручылар белә - Ландыш һәр комментарийга матур итеп җавап кайтара белә. Әмма безнең халык зерә талантлы - алар тик торган телеграф баганасының да нерв күзәнәкләрен эзләп таба алучан. Әнә Ландыш битендә дә шул күренеш - җырчының җәйге күлмәктән төшеп, тәмле йокы теләгән бер фотосына: "Хәзерге заманда андый Ясалма матурлар күп инде ул... Керфек ясалма, каш ясатылган, чәч гафу итегез бөтенләй юк. Бизәнгән-кизәнгән инде, почти шәрә төшкән татар хатын-кызы!.." - дип шәрехнамә манчыган берәве. Өстәп, туктаусыз балаларының инстаграмга куюына да тәнкыйть яудырган, артык кыланмагыз инде, дип тә төгәлләгән...
Түзмәгән Ландыш - бик тулаем итеп, тозлап-борычлап ук булмаса да, үткәрерлек итеп җавап кайтарган. Кайтарырсың да шул - әле ярым шәрә фото булса иде, берәр гаурәт җире күренгән булса да, дәшми калырыең... Ә болай - иң үтеме, сиңа ташланган кеше теле белән сөйләшү. Әйбәткә - әйбәт, әшәкегә - үз чалгысы белән. Шунсыз булмый. Алайса муен турысына менеп утыручысы, һичшиксез, табылачак.
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк