Логотип
Хәбәрләр

Яшь актер Рөстәм Зиннуров халык күңелендә Иблис булып калырга хыяллана

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Спектакльдә беренче һәм бердәнбер зур ролен башкарган яшь актер - Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров - Казан тамашачысы алдында беренче имтих...

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Спектакльдә беренче һәм бердәнбер зур ролен башкарган яшь актер - Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров - Казан тамашачысы алдында беренче имтиханын тотарга әзерләнә. 9 һәм 10 апрель көнне Тинчурин театры сәхнәсендә - Минзәлә татар дәүләт драма театрының гастрольләре. Коллектив “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган ике спектакльне – азербәйҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис”не һәм Островскийның “Яшенле яңгыр”ын алып килә.

“Иблис” спектаклендә Рөстәм Зиннуров төп рольне – адәм балаларын котыртучы Иблисне башкара.

“Иблис”нең бездә куеласын белгәч, роль турында хыяллана башладым, - диде Рөстәм Зиннуров Минзәлә театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә. – Миңа тел дефектым белән кем бирсен инде бу рольне дигән идем, әмма Сергей Потапов миңа бу рольне бирде. Мин бу роль хакына барысына да әзер идем”.

Рөстәм Зиннуров әлеге спектакль алдыннан чәчен һәм кашларын кыра. Казанда да сәхнәгә чәчен һәм кашларын кырып чыгачак.

“Халык күңелендә Иблис булып калсам шат булыр идем. Мин ул рольне бик яратам. Халык мине шулай исендә калдырсын”, - ди яшь актер.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков, Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк