«Яшь ананың күпме күз яше түккәнен карарга була?» – Татар артистлары президентка мөрәҗәгать итә

Эстрадабызның популяр артистлары «Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе һәм солисткасы Айгөл Зәйнуллинага ярдәм йөзеннән президентка һәм халыкка мөрәҗәгать белән чыктылар. Җырчының нинди авыр хәлдә калуы хакында күптән түгел язган идек. Айгөл үзенең инстаграм аккаунтында урнаштырган видео Фирдүс Тямаев, Ләйлә Дәүләтова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башка бик күп артистларның социаль челтәрләрендә пәйда булды.

Балаларыннан аерылган ананың хисләре берәүне дә битараф итмәс, дип булдыра алганча ярдәм кулы сузарга өнди артистларыбыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
676
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы