Яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү өчен РФ Президенты грантларына гаризалар кабул ителә башлады

2019 елда Россиянең яшь галимнәренә – фән кандидатлары һәм докторларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә РФ Президенты грантларын алу хокукына ия булу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсларда Россиянең фәнни яки белем бирү оешмалары, шулай ук Россиянең яшь галимнәре – фән кандидатлары һәм докторлары белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган казна учреждениеләреннән тыш, фәнни-техник продукция җитештерә торган оешмалар катнаша ала.

Гаризалар 2018 елның 25 декабреннән 2019 елның 31 гыйнварына кадәр РФ Президентының Грантлар буенча сайтында (https://grants.extech.ru/) электрон рәвештә кабул ителә.

 Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
368
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Бүтән күрешүләр булмас...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы