Логотип
Хәбәрләр

Яшь композитор Миләүшә Хәйруллина беренче авторлык концертын тәкъдим итә

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда талантлы бик күп яшьләр бар, әмма аларның иҗатын тар даирә генә белә. Яшь композитор, Казан дәүләт консерваториясе студенты Миләүшә...

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда талантлы бик күп яшьләр бар, әмма аларның иҗатын тар даирә генә белә. Яшь композитор, Казан дәүләт консерваториясе студенты Миләүшә Хәйруллина шундый фикердә. “Матбугатта мәгълүматлар таралса, иҗатыбыз белән күбрәк кеше таныша алыр”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Миләүшә Хәйруллина яшь иҗатчыларга Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре тарафыннан игътибар барлыгын әйтә.

Шушы көннәрдә яшь композитор үзенең беренче авторлык концертын оештырып йөри. Авторлык музыкасы кичәсе 19 февральдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Рахманинов залында булачак. Башлана - 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

“Концертта нигездә җитди академик музыка – сонаталар, пьесалар, квартет өчен әсәрләр яңгыраячак. Вокаль әсәрләр дә булачак. Әмма алдан бөтен серне ачып бетерәсем килми”, - дип сөйләде Миләүшә Хәйруллина программа турында. Композитор халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Әлфия Ситдыйкова, Луиза Янсуар шигырьләренә романслар һәм җырлар язган.

Миләүшә Хәйруллина Россия Композиторлар берлегенең яшьләр бүлеге эшендә актив катнаша. Быел Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Педагогы – Елена Анисимова. “Театр һәм кино проектлары буенча да заказлар бар”, - диде Миләүшә Хәйруллина.

татар-информ

Фото: М.Хәйруллина архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк