Логотип
Хәбәрләр

Яшәү минимумына төгәл бер ай яшәп буламы?

Бер ай дәвамында яшәү минимумына яшәгән депутатның монологын тәкъдим итәбез. Әстерхан өлкәсе думасы депутаты Петр Кириллов төгәл бер ай 11 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр яшәү минимумына яшәргә тырышкан...

Бер ай дәвамында яшәү минимумына яшәгән депутатның монологын тәкъдим итәбез.

Әстерхан өлкәсе думасы депутаты Петр Кириллов төгәл бер ай 11 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр яшәү минимумына яшәргә тырышкан. Тәҗрибә нәтиҗәсе: депутат Әстерхан өлкәсендә яшәүче олы кеше өчен тәгаенләнгән 10 мең 126 сумга сыеша алмаган. Бер айда дүрт килограммга ябыккан. «Сноб» сайты Петр Кириллов белән сөйләшеп, аңа бер айда нәрсәдән баш тартырга туры килгәне һәм шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булганы турында белешкән.

Нәтиҗә

Юл бәясен һәм коммуналканы исәпкә алып, мин барлыгы 14 637 сум акча бетердем. Бу сумма яшәү минимумыннан 4,5 меңгә күбрәк. Иң азы ризыкка китте. Өчтән бер өлеше коммуналкага (бер бүлмәле фатир өчен 2 мең), элемтә (1100 сум), бензин (4 мең), көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары (1750 сум) өчен китте. Бер тапкыр чәчтарашка, салкын тиеп авыргач бер мәртәбә даруханәгә барым. Әле минем йорт хайваннары юк, аларны да ашатырга кирәк, прививка кадатырга, уенчыклар сатып алырга кирәк бит. Ләкин мондый чыгымнар каралмаган».

Тулысы белән интертаттан укыгыз

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк