Логотип
Хәбәрләр

Яшь әти-әниләр Алина һәм Әмир исменәренә өстенлек бирә

22 февральдән 28 февральгә кадәрге атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 314 бала (146 малай һәм 168 кыз) тууы теркәлгән. Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкән...

22 февральдән 28 февральгә кадәрге атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 314 бала (146 малай һәм 168 кыз) тууы теркәлгән.

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 42. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 47. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1400 һәм 4700 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Алина, София, Әмир, Данил, Никита, Ранель, Әминә. Сирәк кушылган исемнәр: Лана, Орнелла, Аврора, Каролина, Кәүсәрия, Мирабелла, Зариф, Минтимер, Чыңгыз.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 142 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 20 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 78 һәм 68 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

 

 

 

kzn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк