Логотип
Хәбәрләр

Яшьләр эшләре министрлыгы иҗади проектларга ярдәм күрсәтергә әзер

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, яшьләр театрлары һәм яшьләрнең сәнгати проектларына өч яктан ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләр министрыны...

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, яшьләр театрлары һәм яшьләрнең сәнгати проектларына өч яктан ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

Министрлык яшьләр проектларына, беренчедән, инфраструктура ягыннан, икенчедән, мәгълүмати яктан, өченчедән, финанс ягыннан ярдәм күрсәтергә әзер. «Өченчесенә килгәндә, безнең грантларыбыз бар, без хәзер бөтен министрлыклар грантларына аудит ясыйбыз. Иң актуаль темаларга аерым грантлар каралган. Бу иҗади һәм милли юнәлешкә дә карый», - дип ачыклык кертте Тимур Сөләйманов.

Тимур Сөләйманов Кариев театры командасына зур өметләр баглый. «Без алардан яңа спектакльләр көтеп калабыз», - диде ул.

Министрның беренче урынбасары «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына җавап итеп, әлеге театр белән хезмәттәшлек турында да сүз баруын әйтеп узды. «Министрлык ара эш булачак. Мәдәният министрлыгы белән бергә эшләп уртак проектларны булдырачакбыз».

Яшьләрне театрларга яшьләрне китерү һәм матбугатка тарту өчен кызыклы контент булдырырга, ә аларны кызыклы итү өчен кадрлар булырга тиеш дип саный Татарстан Яшьләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. Ул яшьләр өчен эшләүче кадрларның да яшьләр булырга тиешлеген әйтә. «Аларның карашлары, булдырган проектлары яшьләр өчен кызыклы икән, яшьләр киләчәк. Бу очракта алар белән яшьләр эшләргә тиеш дип саныйм. Чөнки яшьләр актуаль трендларны яхшырак тоялар. Шуңа да аларны бу оешмаларга җәлеп итәргә кирәк», - ди ул. 

Фото: Михаил Захаров

Татар-Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк