Логотип
Хәбәрләр

«Яшьләр проекты» номинациясен 34 яшьлек җырчы яулады.

«Яшьләр проекты» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәпләндерде. Номерының башлану ми...

«Яшьләр проекты» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәпләндерде. Номерының башлану мизгеле дә үзенчәлекле бит. Биючеләре Ландышны сәхнәгә күтәреп алып чыкты. Залда чыш-пыш булса да, җырчының зәвыкьлы киеме, матур җырлавы барысын да юкка чыгарды. Бу номинациядә, күрәсең, халык яшьрәк җырчыны күрергә теләгәндер.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Юк инде» җыры белән чыгыш ясап, яшьләрнең борыннарына чиертте. Хәер, җырчыга бер дә үз яшен биреп булмый. Җырдагыча, юк инде, ул әле яшьләр белән бергә атлый диясе генә кала.

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк