Логотип
Хәбәрләр

«Яз гүзәле-2019» бәйгесенең финал этабы җиңүчеләре билгеле

«Яз гүзәле - 2019» бәйгесендә финалга үткән конкурсант кызлар исемлеге билгеле булды. Бу хакта “Яз гүзәле» төркеменең Вконтакте социаль челтәрендә хәбәр ителә. Барлыгы тугыз кыз финал этабына үткән....

«Яз гүзәле - 2019» бәйгесендә финалга үткән конкурсант кызлар исемлеге билгеле булды. Бу хакта “Яз гүзәле» төркеменең Вконтакте социаль челтәрендә хәбәр ителә.

Барлыгы тугыз кыз финал этабына үткән.

«Кырык җиде кыз арасыннан тугызы лаеклы рәвештә финал этабына чыкты. Бәйгенең финалы 15 май көнне булыр дип планлаштырабыз», - диде бәйгене оештыручы, жюри әгъзасы Эльвина Нәҗипова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Финал этабына үткән кызлар исемлеге:
1. Ләйсән Билалова (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты);
2. Наилә Вилданова (Казан дәүләт аграр университеты);
3. Гүзәл Газетдинова (Казан дәүләт энергетика университеты);
4. Рамилә Галәветдинова (Казан федераль университеты);
5. Айгөл Ибраһимова (Казан юридик институт);
6. Гөлия Мөхәммәтгалиева (Казан федераль университеты);
7. Алия Шакирова (Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе);
8. Энҗе Шәрипова (Казан федераль университеты);
9. Алия Әхмәтова (Казан милли тикшеренү технологик университеты).

2 апрель көнне Казан дәүләт энергетика университеты бинасында «Яз гүзәле-2019» бәйгесенең сайлап алу туры уздырылды. Анда Казанның тугыз вузыннан кырык җиде конкурсант кыз катнашты.

Кызлар хореография, вокал, нәфис сүз һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен яхшы белүдә үзара көч сынаштылар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк