Логотип
Хәбәрләр

Яз көне ябыгу өчен киңәшләр

Яз фасылында ябыгу өчен берничә киңәшне Леди. Майл порталы язды. Ябыгу өчен иң шәп ысул — ике-өч сәгать саен аз-азлап ашау.Галимнәр фикеренчә, көнгә өч тапкыр ашау организмда биохимик процессларны ак...

Яз фасылында ябыгу өчен берничә киңәшне Леди. Майл порталы язды.

Ябыгу өчен иң шәп ысул — ике-өч сәгать саен аз-азлап ашау.Галимнәр фикеренчә, көнгә өч тапкыр ашау организмда биохимик процессларны акырынайта, май катламы туплауга китерә. Ризык булмыйсын «белгәч», организм «ягулык» — майлар туплый башлый. Энергия килмәгәч, ул мускулларны «яндыра». Сирәк ашаган очракта, ризык тулысынча май тупламына әверелә. Шуңа күрә ач торып ябыгып булмый!

Баллы ризыкларны белеп ашагыз.Углеводлар ашауны күзәтеп торырга кирәк. Сүз баллы һәм камыр ризыклары турында. Гликемия индексы түбән булган комплекслы углеводлар ашау хәерле. Алар организмга энергия бирә, аксымнар белән бергәләп мускуллар төзелешендә катнаша. Көнлек рационны аксымнар, майлар, углеводлар буенча аерып, калорияләрен санап кую хәерле.

Күбрәк хәрәкәтләнегез.30 минутлык физзарядка яки урамда йөреп керү гомуми тонусны яхшырта. Ашау да дөрес булса, бу вакытта артык калорияләр яначак. Димәк, ябыгу да булачак. Урамда эссерәк булган саен, калорияләр яхшырак тотыла. Организм артык җылынмас өчен, үзен-үзе суыту өчен энергия сарыф итәргә мәҗбүр була.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк