Язгы каникулда укучылар өчен поездга билетлар 50% ташлама белән сатыла

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Язгы каникул чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарда 50% ташлама белән сәфәр итә алалар. Билетларны Россия территориясендә йөрүче поездларга 2018 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр алган очракта ташлама ясала, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Билетларга 50% ташлама белән сату башланган. Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.
Ташлама башка махсус тарифлар белән берлектә гамәлгә ашырылмый.
Шулай ук 146/145 нче номерлы тиз йөрешле Мәскәү-Назрань поездына да юл йөрү билетлары рәсмиләштергәндә ташлама ясалмый, дип хәбәр ителә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте