Логотип
Хәбәрләр

Язучы Марсель Галиев телне онытмас өчен сүзлекләрне караштырырга кирәк дигән фикердә

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язучы Марсель Галиев телне азрак кузгатып, хәтергә төшереп алу өчен сүзлекләрне дә карап чыгарга кирәк, ди. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңг...

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язучы Марсель Галиев телне азрак кузгатып, хәтергә төшереп алу өчен сүзлекләрне дә карап чыгарга кирәк, ди. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә әйтте.

“Кайвакыт сүзлекләр дә караштырып алырга туры килә. Чөнки без бит көнкүрештә, бер-беребез белән сөйләшкәндә бик аз сүз кулланабыз. Әдәбиятның теле бит бай, тирән. Аны азрак кузгатып, хәтергә төшереп алу өчен сүзлекләрне дә карап чыгарга кирәк кайвакыт. Елына бер мәртәбә”, – ди язучы.

Марсель Галиев шулай ук татар телен төрле өлкәдә кулланып була торган камил һәм бай тел, дип саный.

“Аның белән философияне дә, сәясәтне дә, лириканы да биреп була. Бөтен төрле жанрларда менә дигән итеп эшләп була торган шагыйрьләр теле ул – татар теле. Сез “Идегәй” дастанын игътибар белән укып карагыз. Аны укыгач, татар теленең никадәр көчле икәненә шаккатасың. Әле кайчан язылган ул! 
Без бүген һәр кеше аңласын дип, күпмедер дәрәҗәдә ниндидер урам теленә күчкәнбез икән, сыек тел белән белән язабыз икән, ул бит әле телнең бай түгеллеге турында сөйләми. Безнең сандыкны ачып, телнең төбенә төшеп караган юк”, – ди язучы Марсель Галиев.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк