Логотип
Хәбәрләр

«Әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем»

Танылган «Дөбр Шатр» төркеменең элеккеге солисты Әсхәт Дөбер-Шатр шәхси тормышына кагылган пост урнаштырган. Биредә артисттормышында булган зур сынау белән уртаклаша. 

Танылган «Дөбр Шатр» төркеменең элеккеге солисты – әлеге вакытта тренет, сәламәтләндерү өлкәсендә үз методикасын булдырган белгеч – Әсхәт Дөбер-Шатр шәхси тормышына кагылган пост урнаштырган. Биредә артисттормышында булган зур сынау белән уртаклаша. 

«Күп  ир-атлар хыянәт итә. Әмма барып кайталар да, оныталар. Чынлап!

Ә хатын-кыз хыянәте башка. Алар бөтен барлыгы, бөтен җаны белән хыянәт итә. Хисләре ташып, күкләрдә оча башлыйлар, күңелләрендә күбәләкләр уйный, дөньяларын оныталар. Чөнки бу адымга барыр алдыннан, ир-атлардан аермалы буларак,  гашыйк булалар.

Мин хыянәтне уздым. Яшь идем ул чакта. Ир-ат өчен моннан да көчле психологик яра юктыр.

Агуга тиң ул хыянәт! Бар нәрсәннң асты-өскә килә. Бернәрсә дә күрмисең, ишетмисең, ашамыйсың, бала кайгысы бетә, суларга кислород җитми. Уйда бары хатынның хыянәте. Ул ирне бәреп үтерү дә берни тормый кебек.  

Әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем. Ә сезнең хыянәтне кичергәнегез бармы? Ничек уздырдыгыз?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк