Логотип
Хәбәрләр

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...

Ел саен без 25 август көнне 1 май мәйданына Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алырга җыелабыз.

Ел саен без 25 август көнне 1 май мәйданына Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алырга җыелабыз.

Быел каһарман шагыйрьнең тууына 115 ел. Шул уңай белән, искә алу мәрасимендә «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан куелган «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан түбәндәге өзекләр тәкъдим ителәчәк

– Муса Җәлил сүзләренә композитор, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән яңа җырлар. Аларны Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Илгиз Мөхетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкара.

– Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле артисты Сәидә Миңнебаева һәм  Г. Кариев театры артисты Альбина Ногманова башкаруында пластик композиция.

Мәрасимдә традицион рәвештә:

– Республикабыз җитәкчеләре һәм мәртәбәле кунаклар, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгышы;

– Заманыбызның күренекле һәм яшь шагыйрьләре – Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова иҗаты көтелә.

Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова һәм Артём Пискунов алып барачак.

Кайда: 1 май мәйданы

Кайчан: 12:00 сәгать

Тарихи хәтеребезне бергәләп барлыйк!

Чыганак: Калеб. Яңа буын җыены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк