Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Айдар Сөләйманов татар мәдәниятенә этнографик музейга әверелү куркынычы янавын әйтә

Җырчы "Үзгәреш җиле" фестиваленең татар җырын саклап каласына ышана. Җырчы Айдар Сөләйманов “Үзгәреш җиле” фестиваленең татар моңын саклап кала аласына ышана. Ул бу хактагы фикерләре белән Казан халы...

Җырчы "Үзгәреш җиле" фестиваленең татар җырын саклап каласына ышана.

Җырчы Айдар Сөләйманов “Үзгәреш җиле” фестиваленең татар моңын саклап кала аласына ышана. Ул бу хактагы фикерләре белән Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында уртаклашты.

  • “Ветер перемен” документаль фильмының режиссеры – Солтан Сөнгатуллин, сценарий авторы – Алексей Барыкин. Фильмда махсус куелган кадрлар юк. Барысы да репетиция һәм концертлар күренешләреннән монтажланган. Фильм бары тик рус телендә генә эшләнгән. Ул 52 минут бара.

“Эстраданы яңарту бурычы куелган икән, димәк, проблема бар һәм аны хәл итәргә кирәк, - диде “Үзгәреш җиле” фестивале башкаручысы, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Сөләйманов. – Мин хәзерге вакытта Мәскәүдә магистратурада укыйм һәм мәдәният проблемаларын өйрәнәм. Күп кенә кечкенә халыклар музейга әверелеп бара. Сан буенча Россиядә икенче урында торган татар халкының мәдәнияте, сәнгате, моңының 30-40-50 елдан соң этнографик музейга китәргә хакы юк. Рәүфәл Сабирович җитәкчелегендәге безнең команда хәзерге җиңел булмаган вакытта заман белән бергә атларга тырыша. Без этнографик 
музейга әверелмәс өчен эшлибез”.

Фильм тәкъдим ителү тантанасында катнашкан яшь җырчылар һәм композитор Эльмир Низамов Айдар Сөләйманов фикеренә кушылды.

  • Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда ике көн - 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк