Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Анна Плетнева больницага эләккән

Танылган җырчы Анна Плетневаның вәкиле йолдызның больница ятагында булуын хәбәр итте. Җырчы кызның үпкәсе белән проблемалар икәне билгеле. «Хәзерге вакытта Аня больницада. Аның үпкәләре кабарган. Ул...

Танылган җырчы Анна Плетневаның вәкиле йолдызның больница ятагында булуын хәбәр итте. Җырчы кызның үпкәсе белән проблемалар икәне билгеле.

«Хәзерге вакытта Аня больницада. Аның үпкәләре кабарган. Ул үзен начар хис итә, сөйләшә алмый, хаман саен йөткереп тора», − дип сөйли җырчының вәкиле РИА Новости интервьюсында.

Инстаграм битләрендә җырчыда авыру симптомнары бер атна элек үк барлыкка килгән дигән хәбәр бар. Аня Плетнева йөткерү приступларын басыр өчен мөстәкыйль рәвештә медикаментлар кулланган. Шул вакыт аралагында ул ике концерт куярга көч тапкан.

26 ноябрь көнне җырчы үзен тагын да начаррак хис иткән – аның сулышы  авыраеп, ул аңын югалткан. Аняга табиблар үпкә ялкынсынуы диагнозын куеп, аны больницага алып киткәннәр.

Аня Плетневаны без «Винтаж» группасы солисты итеп беләбез. Ул группага 2006 елда килгән, ә 2016 елда коллективтан китүе турында хәбәр итә. Ләкин, 2018 елда ул кабаттан «Винтаж» группасында булуы хакында әйтте.

Автор: Фәнүзә Сираҗиева

Фото: kznlive сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк