Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде

«Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям», – диде Эльмира Сөләйманова. «Ачы балан», «Синең белән» җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләйман...

«Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям», – диде Эльмира Сөләйманова.

«Ачы балан», «Синең белән» җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Казанның «Пирамида» концертлар залында узган «Җанлы концерт»та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

«Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям», – диде Эльмира Сөләйманова.

Автор: Ләйлә Хәкимова

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк