Җырчы ИлСаф өйләнгән!

Кичә Татарстанның атказанган артисты Илсур Сафин @ ilsaf_rt үзенең аккаунтында бик кызыклы фото урнаштырды. Анда җырчы туй күлмәге кигән бик чибәр ханым янында басып тора. Күпләр бәлки ИлСаф кабат хатын алыштыра, дип тә уйларга өлгергәндер, әмма фото астында булган язу барысын да ачыклады: «Спасибо моей Зиленьке за выдержку, за сыновей Джамиля и Аяза. 15 лет вместе, в никахе. Наконец решили оформить отношения!! Исэнлек саулыкта, бэхет шатлык белэн балаларыбызны тигезлектэ устерергэ язсын!!??» (текст үзгәртелмәде)
Шулай итеп бу ханым ИлСафның икенче хатыны Зилә булып чыкты. Алар 15 ел никахта торып, Җәмил һәм Аяз исемле малайлар үстерәләр икән. 12 октябрьдә Казанның үзәк загсында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергә булганнар.
Гаиләгез озын гомерле, тормышыгыз мул булсын!
Фото:Инстаграм @ilsaf_rt
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте