Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Ришат Төхвәтуллин азнакайлылар белән бергә кросста йөгергән

Кичә Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды, дип хәбәр итә район басмасы.  Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары...

Кичә Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды, дип хәбәр итә район басмасы. 
Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирде.
Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.
Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.

" Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм",  диде ул. 

татар-информ

Фото: aznakaevo-rt.r

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк