Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Сөмбел Билалова күбрәк югары белем алырга киңәш итте

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татар эстрадасы җырчысы Сөмбел Билалова мөмкин кадәр күбрәк белем алырга киңәш итә. Аның фикеренчә, киләчәктә белемле кеше генә зур уңышларга ир...

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татар эстрадасы җырчысы Сөмбел Билалова мөмкин кадәр күбрәк белем алырга киңәш итә. Аның фикеренчә, киләчәктә белемле кеше генә зур уңышларга ирешә алачак. Бу хакта ул “ҖМГТ” татарча аралашу клубында узган очрашуда әйтте.

Хәзерге вакытта җырчының ике югары белеме бар. Киләчәктә журналист һөнәренә дә укырга тели.

Очрашуда җырчының тормыш юлы, иҗаты, Мәскәүдәге тормышы һәм киләчәккә планнары белән бәйле сораулар яңгырады.

“Минем күптәнге хыялым – телевидениеда эшләү иде”, - диде Сөмбел Билалова. Хәзерге вакытта ул “Хәрәкәттә - бәрәкәт” тапшыруын алып бара.

Җырчы тапшыру башлаганчы, йөзеңне, тавышыңны рәткә китерү өчен күнекмәләр дә өйрәтте.

Сөмбел Билалова җырларын да башкарды. Очрашу азагында аудиотасмаларын бүләк итте. 

Ахырда, “ҖМГТ"ның матур гадәте буенча, кунаклар чәй һәм тәм-томнардан торган табын янына җыелды.

Мәгълүмат өчен. “ҖМГТ”оешмасы - ул татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгы. Кичәләр һәр чәршәмбе көнне кичке 18.00 сәгатьтә уза. Очрашуларны Гөлназ Гыймадиева, Ләйлә Яруллина, Ислам Кәримов оештыра.

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк