Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Зәринә Асылкаева: «Тәнкыйтьчеләр сүзенә дулкынланып, өйдә бикләнеп ятып елаганым да булды»

– Җырчы һөнәренә шәхси карашыгызны да ишетәсе килә. – Миңа әлеге һөнәр ияләре ошый. Минем таныласым килә. Хәзер мин татар һәм рус җырлары белән эшлим. 14 октябрьдә мин Мәскәүдә Russian Music Box кана...

– Җырчы һөнәренә шәхси карашыгызны да ишетәсе килә.

– Миңа әлеге һөнәр ияләре ошый. Минем таныласым килә. Хәзер мин татар һәм рус җырлары белән эшлим. 14 октябрьдә мин Мәскәүдә Russian Music Box каналы уздырачак «Ты – звезда» конкурсында чыгыш ясаячакмын. Финалга узармын дип өметләнәм. Рус җырларын үзем язам, татарчаны миңа язып бирәләр. Үз эчемдә булганны җырлыйсым, аны халыкка күрсәтәсем, хис-кичерешләрем белән уртаклашасым килә.

– Тамашачыга ярап буламы соң?

– Ул бик кыен әйбер. Кемгә нәрсә кирәген һәм нәрсә ошаячагын беркайчан да алдан белә алмыйсың. Кемгәдер синең иҗатың ошарга яисә ошамаска да мөмкин. Әлегә бу сорауга җавап табуы авыр. Башлангыч этапта бик күп тәнкыйть була. Баштагы вакытта авыр булды, чөнки, бер карасаң, яхшы җырладым да кебек, икенче карасаң, кешегә ярап булмый. «Диван тәнкыйтьчеләре» дигән төшенчә бар. Алар өйдә утыра һәм гел начар комментарийлар яза. Тәнкыйтьчеләр сүзенә карап, дулкынланып, өйдә бикләнеп ятып елаганым да булды. «Барысы да шулкадәр начар микәнни? – дип уйландым. Тырышасың, эшлисең һәм көтмәгәндә сиңа «»син җырлый белмисең», – дип язалар.

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк