Логотип
Хәбәрләр

“Җырчының өйләнәсе, балалар үстерәсе килә”

17 майда Казанның Спорт сараенда Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның (Elvin Grey) өстәмә концерты узды. Аңа кадәр җырчы Казан тамашачысы алдында ноябрь аенда чыгыш ясаган иде. 3D шоу ф...

17 майда Казанның Спорт сараенда Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның (Elvin Grey) өстәмә концерты узды. Аңа кадәр җырчы Казан тамашачысы алдында ноябрь аенда чыгыш ясаган иде. 3D шоу форматында узган грандиоз тамаша үзенчәлекле заманча форматы белән аерылып торды һәм күпләрне ымсындырып калды. Шунысын да әйтергә кирәк: Радик концертын туган көненә тәгаенләгән иде - аңа кичә 29 яшь тулды. 

Соңгы арада иптәш кызларымнан “Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек энергия, күтәренке кәеф аласың. Аның кебек җырлый белүче юк, ул - супер” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Бәхеткә, уңай форсат та чыкты: җырчы Казанга концерт белән килде, шуңа күрә аның иҗаты белән якынан танышу мөмкинлеге булды. Дөресен әйткәндә, үземне Элвин Грейның фанатлары исемлегенә кертмим, бер-ике җырын гына яратып тыңлыйм. Күрәмсең, заманадан артта калам... Ә бәлки, бу яхшыгадыр - артык яратмагач, репортажым да объектив булыр дип уйлыйм. Дәвамын укыгыз...

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк