Логотип
Хәбәрләр

ҖЫРДАН АЕРЫЛМЫЙ ЯШӘДЕ

Ходай тарафыннан аңа матур тембрлы, көчле, югары сопрано тавышы бирелгән. Җырчының үзенә генә хас башкару ысуллары, җырлау рәвеше аңа, дәртле шаян җырлар белән беррәттән, сагышлы, озын һәм лирик көйләрне дә башкарырга мөмкинлек тудырды.

Халкыбызның яраткан җырчысы Галия Гафиатуллина (1915 – 2016) исеме Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Ансамбльне оештырган олы шәхес Зөләйха Әхмәтова белән бергә аның беренче солистлары Разия Тимерханова, Галия Гафиатуллина, Сөләйман Йосыпов, Габдулла Рәхимкулов, Габделхак Шаһиев, биючеләрдән – Мансур Гатиатуллин, Рәхим Сабиров, Ильяс Якупов, Фәйтүнә Абдуллина һ.б. исемнәрен атарга кирәк. Бу шәхесләр халык сәнгатенә тугрылыклы иҗатлары белән яңа традицияләрне күтәрделәр.

«Татар җыр дөньясында Галия Гафиатуллинаның кабатланмас үз урыны бар. Ул гомере буе җыр сәнгатенә хезмәт итте, халкыбыз җырчысы булды. Аның тигез яңгырашлы, челтерәп аккан чишмә суыдай саф, матур тембрлы, гаҗәеп ягымлы тавышы һәркемне сокландыра, эчкерсезлеге, җырны нечкә тоемлавы, җырлау рәвеше, садәлеге күңелләрне әсир итә иде», – дип яза татар радиосының музыкаль тапшырулар мөхәррире Сиринә Латыйпова.

Галия Гафиатуллина 1939 елда Ленинград музыка училищесының вокал бүлегендә укый башлый һәм беренче остазы П. Карскийдан җырлау серләренә өйрәнә. Әмма укуын төгәлләргә насыйп булмый – сугыш башлана. Соңыннан, ансамбльдә эшләгән елларында, җырчының вокал мәктәбе үсешенә гамәли эше, сизгер музыкаль ишетүе, табигый моң, көчле фантазиясе, тырышлыгы килеп кушыла. «Ансамбльдә җырлау – үзе бер мәктәп», – ди иде ул үзе. Чынында исә, ансамбль бик күп халык җырчыларын тәрбияләп үстерде. Әлфия Авзалова, Зәйтүнә Әхтәмова, Таһир Якупов, Хәнәви Шәйдуллин, Шамил Әхмәтҗанов, Миңнегөл Зәкиева, Нәфисә Василова, Ания Туишева һәм бик күпләр иҗатларының чишмә башы белән ансамбльгә бурычлы.

1945 елга кадәр Галия үзешчән түгәрәкләрдә, сугыш учакларында туган туфракны дошманнан яклаучылар алдында чыгышлар ясады. Ансамбльнең сугыштан соңгы 25 елын Галия Гафиатуллинаның көмеш чишмәдәй саф яңгыравыклы тавышыннан башка күз адына китереп булмый. Чөнки Г. Гафиатуллинаның җырчы буларак формалашуы, җитлегүе шушы коллектив белән бәйле. Ансамбльнең җитәкчесе З. Әхмәтова кул астында алыштыргысыз башлап җырлаучы булып өлгерә ул. Ансамбль хорының ул еллардагы күптөрле репертуары Галия Гафиатуллинаның чикләнмәгән талантын ачарга ярдәм итте. З. Әхмәтова аның тавыш үзенчәлекләрен саклап, хор белән бергә башкару өчен махсус программалар әзерли.

Ходай тарафыннан аңа матур тембрлы, көчле, югары сопрано тавышы бирелгән. Җырчының үзенә генә хас башкару ысуллары, җырлау рәвеше аңа, дәртле шаян җырлар белән беррәттән, сагышлы, озын һәм лирик көйләрне дә башкарырга мөмкинлек тудырды.

Пенсиясенә ике ел кала эшеннән азат иттерелгән, ансамбльнең беренче сәнгать җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова Галия Гафиатуллинаның тавышын үтә күренмәле Ангара елгасының чылтырап аккан суы белән чагыштырган. Зөләйха ханым җырчыга осталыгын камилләштерергә һәм чын артист булып өлгерергә булышлык күрсәтә. Җитәкченең талантка карата сак мөнәсәбәте, репертуарын сайлаганда ярдәме җырчыга үзенчәлекле иҗади шәхес буларак ачылырга мөмкинлек бирә.

         Заһид Хәбибуллинның Нәкый Исәнбәт шигыренә язылган «Бормалы су» җыры Г. Гафиатуллина репертуарында әһәмиятле урын алып тора. Ансамбль өчен махсус язылган җырда гаҗәеп матур яңгыраш табылган. Хатын-кызлар хоры һәм Галия Гафиатуллина тавышы бер-берсен тулыландырып, чибәр, уңган кызлар образын барлыкка китерә. Җыр сылу кызлар биюе белән алып барыла. Галия башлап җибәрә. Җыр талгын гына аккан елгадай челтери. Тирә-якка моң тарала. Солист тавышына хор да кушыла.

Сиринә Латыйпова. Мәдәни җомга, 2005:

«Башлап җырлаучы былбыл».

Җырчы гомере буе максатчан булып, җырны яратып яшәде. Күркәм яшенә җитүгә карамастан, ул чиста матур итеп җырлый, җырга гашыйк кеше булды. «Җыр мине авырлыкларны җиңәргә, кырыс җилләргә бирешмәскә, яшәргә өйрәтте», – ди иде.

Җырчы зур осталык белән татар һәм башкорт халык көйләрен, татар композиторлары әсәрләрен башкара. Югарыда әйтелгән З. Хәбибуллинның «Бормалы су», А. Ключаревның М. Хөсәен сүзләренә «Идел дулкыннары» Галия Гафиатуллинаның ансамбль хоры белән башкаруында тулы образлылыгы, миллилеге, бөтен нечкәлекләре белән килеп басалар. Шундый ук осталык белән башкарылган «Фазыл чишмәсе» (С. Хәким сүзләренә), «Ай-һай, дусларым», «Илче бага», «Әйе шул», «Умартачы сөйгәнем», «Көтүче һәм савымчы җыры» кебек җырлары ачык дикция, ягымлылык, чама тойгысы, нечкә зәвык, сокландыргыч камиллек белән башкарыла иде. «Бөдрә тал» дигән озын көйнең беренче варианты да озын тын, үзенчәлекле борма моң белән башкарыла.

Талдан талга кунып сайрый микән, дуслар,

Таң алдыннан сары ла сандугач.

Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп лә гыйбрәт ал, дип җырлый ул.

Чыннан да Галия ханымга бик күп җирләрдә йөреп гыйбрәт алырга насыйп булды. Җырчының иҗатына элеккеге Союзның төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар белән бергә Урта Азия, Кавказ арты, Себер, хәтта чит ил тамашачылары да сокланды. Матбугаттагы күптөрле язмалар, радиотапшырулар аның профессиональлеге һәм популярлыгы турында сөйли.

Безнең урта буын җырчының «Мәңге яшисе килә», «Ал Зәйнәбем», «Яз көннәре бигрәк ямьле», «Исле гөл» кебек җырлары белән тәрбияләнеп үсте. Аның җырлавы күңелләргә ятышлы, үзебезчә саф-чиста, самими чыңлы һәм моңлы иде.

Г.Гафиатуллина башкаруындагы аеруча тиз темптагы кыска җырлар үзенчәлекле камил яңгыраш таба. Аларны башкарганда ул темпның тигезлеге, хәрәкәтнең ритмик төгәллеге, чагыштырмача азрак импровизациягә ирешә. Сулышның төгәллегенә зур әһәмият бирә. Җырчы тавыш кылларына җиңел генә тиеп киткән кебек шук шаян җырларны тышкы тыныч халәттә башкара.  Шундый җырлардан «Фазыл чишмәсе», «Суларда», «Умартачы сөйгәнем» кебек җырлары әле дә колакта яңгырап тора кебек.

         Галия Гафиатуллинага халыкчан җырлау культурасы табигатьтән бирелгән, ул халык җырларын башкару традицияләрен дәвам иттерүче  җырчы иде. Бормалы озын көйләрне башкарганда, якын һәм йомык төгәл яңгыраш, чиста тембр белән эчтәлеген баетып, милли аһәң, җанлылык, җылылык өстәп җырлады. Аның көй бизәкләренә сакчыл карашы, аларны сулыш нигезендә тигез һәм җиңел итеп башкаруы тыңлаучыга нык тәэсир итә иде һәм бүгенге эстрада «йолдызлар»ына үрнәк булып тора.

         Җырчы гомер буе максатчан булып, җырны яратып, аңа гашыйк булып, соңгы көннәренә кадәр җырдан аерылмыйча яшәде. «Җыр мине авырлыкларны җиңәргә, кырыс җилләргә бирешмәскә, яшәргә өйрәтте», – ди иде ул.

Татар җыр сәнгатенә керткән хезмәтләре өчен Галия Гафиатуллина Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булды, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Озак еллар ансамбльнең баш хормейстеры булып эшләгән, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева Галия Гафиатуллинаның җырлау осталыгы турында болай ди: «Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең милли йөзен сакларга теләсә, Галия апаның җырлау мәктәбен (бигрәк тә сопрано тавышы өчен) эталон итәргә тиеш. Галия Гафиатуллина үзенең хезмәте белән җыр һәм бию ансамбле өчен генә түгел, татар җыр башкару сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш кертте».

Әйе, халык җырчысы Галия Гафиатуллинаның башкару ысулларын өйрәнү – вокал белгечләренең олы бурычыдыр…

P.S. 2024 елның 24 мартында аңа, исән булса, 108 яшь булыр иде. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 70 еллыгы тарихын язганда, Галия апага 85 яше тулыр көннәрдә, берничә кабат миңа аның белән очрашырга туры килде. Һәр килүемдә ул мине көр тавышы белән «Фазыл чишмәсе»н җырлап озатып кала иде, кабат килүемне сорый иде. Гомере буе иҗаттан туктамаган, бөтен барлыгын фидакарьләрчә сәхнәгә, сәнгатькә багышлаган, чишмә кебек чылтырап торган энҗедәй затлы тавышлы олуг җанлы җырчыбызга озын гомер белән бергә сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп мәкалә дә язган идем…

 

Автор – Филүсә Арслан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк