Логотип
Хәбәрләр

«Җырларымны тартып алсалар да тамашачыларымны тартып ала алмадылар!»

Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, эстрадабызның иң популяр буйдагы һәм моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин 3 мартта 30 яшен тутырды. Шул уңайдан Ришат яраткан тамашачыларына үзенең юбиле...

Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, эстрадабызның иң популяр буйдагы һәм моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин 3 мартта 30 яшен тутырды. Шул уңайдан Ришат яраткан тамашачыларына үзенең юбилей концерт программасын тәкъдим итте.

6 мартта «Пирамида» күңел ачу комплексында Ришат Төхвәтуллинның концерты гөрләп узды. Тамашага Ришатның иҗатташ дуслары, туганнары һәм, әлбәттә, яраткан тамашачылары җыелган иде.

Концерт барыбызга да таныш булган «Тыңлачы сандугач» җырының көеннән башланып китте. Шушы мизгелләрдә залдагы халык җанланып киткәндәй була. Ничә еллар буена яраткан җырларын ишетергә тилмергән тамашачыларның, таныш көйне ишетү белән, күңелләренә җылы керә. Һәр елны Ришатның сезон концертлары барышында ничәмә ничә йөз кеше бу җырны сорады, аны көтте...Ләкин, ни кызганыч, артист буларак күпләребезгә нәкъ шул җыр белән танылса да, авторлык хокуклары продюсер Рифат Фәттаховта булу сәбәпле Ришатка әлеге җырны башкару тыелган иде. Ләкин Ришат бу проблеманы чишү юлын тапты. 2017 елда артист әлеге җырга яңача сулыш өрде. Шул ук көйгә яңа текст яздыртып, үзенең иң популяр җырын яңа яңгырашта тәкъдим итте.

Быелгы тамашада Ришат янәдән әлеге мәсьәләне телгә алды. Иң авыр чакларында да яраткан тамашачыларының мәхәббәтен тоеп яшәү – аңа иҗат итәргә зур этәргеч булуы хакында сөйләде артист. «Җырларымны тартып алсалар да тамашачыларымны тартып ала алмадылар», – дип куана Ришат.

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк