Логотип
Хәбәрләр

Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, квотаны формалаштырганда әлеге юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗы исәпкә алынган. Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында студентлар саны буенча...

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, квотаны формалаштырганда әлеге юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗы исәпкә алынган.

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында студентлар саны буенча лидер булды

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы 2019 елда югары уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, квотаны арттыру «Сәнгать һәм мәдәният», «Гуманитар фәннәр», «Җәмгыять турындагы фән», «Математика һәм табигый фәннәр», «Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Инженер эше, технологияләр һәм технологик фәннәр», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре», «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре» кебек өлкәләрдә белем алучы бакалаврлар һәм белгечләр өчен каралган.

«Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Сәнгать һәм мәдәният», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре» юнәлешләрендә магистрлар өчен бюджет урыннары күбрәк булачак.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, квотаны формалаштырганда әлеге юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗы исәпкә алынган.

Чыганак: tatar-inform

Фото: Максим Зарецкий

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк