Логотип
Хәбәрләр

«Юк, әни, онытмабыз!»

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның инсташграмда чыгарган постын тәкъдим итәбез: «Безнең әни гомер буе көндәлек алып барды. Мин ул көндәлекләрне барлап укып утырырга яратам, чөнки анда барысы да язылган: каз...

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның инсташграмда чыгарган постын тәкъдим итәбез:

«Безнең әни гомер буе көндәлек алып барды. Мин ул көндәлекләрне барлап укып утырырга яратам, чөнки анда барысы да язылган: каз бәбкәләре чыккан көн, безнең имтиханнар, тагын беренче сентябрь җитә ‒ кот чыгып тора, каян акча җиткерергә, носки-трусиклар алырга да... Бер көнне шул көндәлекләр арасыннан бер конверт таптым, түзмәдем ‒ ачтым.. безгә дип атап хат-нәсихәт язылган.. Өч ел элек инсульт кичергәннән соң сөйләшә, яза алмый торган булып калды шул ул безнең, әллә сизенгән инде?..

Кызым! Бу хатны сез табып укыганчы хәйран вакыт үтәр. Бәлки, ул вакытта мин сезнең арагызда булмам да... Ялгышларым күп булды, гомерем буе бер катлы булып яшәгәнмен икән, тик үземне үзгәртә алмадым, әллә теләмәдем? Сез андый булмагыз, кызым!

‒ Ə бу дөньяда бәхетле булып яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни? Син бәхетсез идеңмени?

‒ Сезнең тормышларыгыз минекеннән яхшырак булырга тиеш. Адәм баласы ирекле кош булып очканда гына хыялларына тугъры булып кала икән. Сез ‒ биш кошчыгымны дөньяның бар байлыкларына да алмаштыра алмас идем, чөнки сез ‒ минем канатларым булдыгыз!

‒ Бу тормыш черновик түгел шул, әни... Ə бит син яхшырак сценарийга лаек идең! Əллә артык көчле булганың өчен сынады микән сине язмыш?

‒ Һәрберегезне дә гаиләле итеп күрәсем килә. Ирләргә ярарлык итеп үстерә алдым микән ‒ белмим. Əтиегез белән үрнәк гаилә була алмадык. Беренче оныгым ‒ Сөләйман туган көн ‒ мине кабат яшьлегемә алып кайтты!!! Əле генә син туган идең бит... Шуннан соң, монысы тучны малай булыр инде дип тагын дүрт кыз алып кайттык. Бишәү үк булырсыз дип уйламаган идем узе... Иң куркынычы бу дөньяда ‒ ялгызлык. Сынар канатлы булып яшәү ‒ сине башкалар алдында кимсетә. Ул хис ‒ миңа яхшы таныш... Ярый, кызым! Гөлләремә су сибәргә онытмагыз! Сәлам белән, әниегез!

‒ Юк, әни, онытмабыз! Гөлләрең һәрвакыт чәчәк атып торсын өчен ‒ без бар көчебезне куербыз!!!», дип язган ул.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Безнең әни гомер буе көндәлек алып барды. Мин ул көндәлекләрне барлап укып утырырга яратам,чөнки анда барысы да язылган: каз бәбкәләре чыккан көн, безнең имтиханнар, тагын беренче сентябрь җитә - кот чыгып тора, каян акча җиткерергә, носки-трусиклар алырга да... Бер көнне шул көндәлекләр арасыннан бер конверт таптым, түзмәдем - ачтым.. безгә дип атап хат-нәсихәт язылган.. Өч ел элек инсульт кичергәннән соң сөйләшә, яза алмый торган булып калды шул ул безнең, әллә сизенгән инде?... #исемсезхат ? Кызым! Бу хатны сез табып укыганчы хәйран вакыт үтәр. Бәлки, ул вакытта мин сезнең арагызда булмам да... Ялгышларым күп булды, гомерем буе бер катлы булып яшәгәнмен икән, тик үземне үзгәртә алмадым, әллә теләмәдем? Сез андый булмагыз, кызым! - Ə бу дөньяда бәхетле булып яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни??? Син бәхетсез идеңмени? ..Сезнең тормышларыгыз минекеннән яхшырак булырга тиеш. Адәм баласы ирекле кош булып очканда гына хыялларына тугъры булып кала икән. Сез - биш кошчыгымны дөньяның бар байлыкларына да алмаштыра алмас идем, чөнки сез - минем канатларым булдыгыз! - Бу тормыш черновик түгел шул, әни.. Ə бит син яхшырак сценарийга лаек идең! Əллә артык көчле булганың өчен сынады микән сине язмыш? ..Һәрберегезне дә гаиләле итеп күрәсем килә. Ирләргэ ярарлык итеп үстерә алдым микән - белмим. Əтиегез белән үрнәк гаилә була алмадык. Беренче оныгым - Сөләйман туган көн - мине кабат яшьлегемә алып кайтты!!! Əле генә син туган идең бит... Шуннан соң, монысы тучны малай булыр инде дип тагын дүрт кыз алып кайттык. Бишәү үк булырсыз дип уйламаган идем узе... Иң куркынычы бу дөньяда - ялгызлык. Сынар канатлы булып яшәү - сине башкалар алдында кимсетә. Ул хис - миңа яхшы таныш... Ярый, кызым! Гөлләремә су сибәргә онытмагыз! Сәлам белән, әниегез! - Юк, әни, онытмабыз! Гөлләрең һәрвакыт чәчәк атып торсын өчен - без бар көчебезне куербыз!!! #язмыш #гыйбрэт #батырана

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк