Логотип
Хәбәрләр

Юхиди рейдка чыга

Юлларга тикшерү чыга!

Казанның Юхиди идарәсе шәһәр юлларына тикшерү белән чыга. Иртәгә 9.00 дан сәгать 11 гә кадәр автобусларны тикшерү буенча махсус рейд узачак. Юхиди хезмәткәрләре пассажирларны йөртү кагыйдәләре үтәлеше, йөртү таныклыгы булу, автобусларның техник төзеклегенә игътибар итәчәк.

Шунысын  билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренүләргә караганда, татарстанлыларның яртысы диярлек (46%) юлларда ЮХИДИ инспекторларының санын арттырырга кирәк  дип саный, юлда куркынычсызлык артыннан күзәтүче экипажлар җитәрлек түгел ди алар. Уртача алганда, Россия буенча инспекторлар санын арттыру өчен күпчелек — 51% кеше тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк