Логотип
Хәбәрләр

Юл инспекторы һәлак булган

Казан, 27 апрель, "Татар-информ").Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттел...

Казан, 27 апрель, "Татар-информ").Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан. Полиция аны тоткарларга тырышкан. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыккан.

Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына чыгып киткән, каршыга килә торган юл экипажы машинасына бәрелгән.

Патруль машинасында пассажир утыргычындагы 44 яшьлек инспектор бик каты имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган.

29 яшьлек икенче инспектор баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.

Якынча мәгълүматлар буенча, "БМВ" йөртүчесе аек булмаган. 31 яшьлек машина йөртүче 2015 елда юл һәлакәте урынын ташлап киткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

 

Фото: https://car-pic.ru/6762/

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк