Юлия Барановская Максим Галкин белән булган «мәхәббәт тарихы» турында

Берничә атна элек Алла Пугачева иҗатына гашыйк кешеләр көтелмәгән яңалык ишетте: кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында, Максим Галкин Юлия Барановская белән яшерен генә очраша һәм примадонна белән аерылыша, дигән хәбәр таралды.

Юлия Барановская Максим Галкин белән нинди мөнәсәбәтләр бәйләүләре турында сөйләргә булган. Телевидениедә тапшырулар алып баручы сүзләренчә, аларның «мәхәббәт тарихы» турындагы имеш-мимешләр һавадан чыккан һәм хакыйкатькә туры килми.

«Соңгы вакытта шәхси тормышым турындагы имеш-мимешләр тулы абсурд һәм алар кысалардан чыга башлады! Әмма мин авыру кешеләргә игътибар итәргә кирәкми дигән нәтиҗәгә килдем. Югыйсә гомер буе интернеттан барлык чүп-чарны шәрехләргә туры киләчәк. Соңгы тапкыр без Макс белән Беренче каналның яңа сезоны өчен проморолик төшерүдә булдык − бу өч ай элек иде! Монда нәрсә турында сөйләргә була...», − дип белдерде Юлия.

Автор: Александра Иванова

Фото: Инстаграм baranovskaya_tv

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
397
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы